Әниләргә мәдхия
Әниләр көне уңаеннан бик матур чара үтте. Кичәдә мөнәҗәтләр, шигырьләр, җырлар яңгырады, күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәгә әниләр турында, хатын-кыз язмышы турындагы китаплар куелды. Авылдашларыбыз Ә.Габдуллинаның, Л. Гарифуллинаның, З. Рамазанованың, Л. Накипованың һәм башкаларның иҗат җимешләре белән таныштык Әдәби геройлар, кайберләре бәхетле, кайберләре бәхетсез, һәрберсе үзенчәлекле.