"Җирнең матурлыгы әниләрдә"
Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз.Татар әдәбиятында хатын-кыз, әни образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге әни образын тудыра. Әдәби геройлар, кайберләре бәхетле, кайберләре бәхетсез, һәрберсе үзенчәлекле."Җирнең матурлыгы әниләрдә" күргәзмәсендә хатын-кыз шагыйрьләрнең, язучыларның әниләргә багышланган шигырьләре, хикәяләре кертелгән китаплар, газета- журнал материаллары урын алды. Авылдашларыбыз Ә.Габдуллинаның, Л. Гарифуллинаның, З. Рамазанованың, Л. Накипованың һәм башкаларның иҗат җимешләре куелды.