"Без бергә- без көчле"
16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Китапханәдә "Без бергә- без көчле" толерантлык сәгате үтте. Укучыларга хәзерге заманның толернатлы кешесе нинди булырга тиешлеге турыда мәгълүмат бирелде. Дуслык, толерантлык темасына багышланган шигырьләр, хикәяләр укыдык: Р. Мингалимнең "Дусларың гына булсын". Э. Шәрифуллинаның "Дуслык, чын дуслык", "Тугырылыклы дус" мәсәлен укыдык. Дуслык, ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык турында мәкальләр белдек.