XXXIII онлайн- әдәби марафон
XXXIII әдәби марафон 2025 елның 1 октябрендә башланды һәм 21 октябрьдә тәмамланды. Проектта катнашу һәм финалга уңышлы ирешү өчен татар телендәге әдәби китап яки журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әсәрдән иң мөһим, кызыклы һәм файдалы өзекләрне "ВКонтакте" социаль челтәрендә #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2025 хештеглары, оештыручылар һәм партнерлар хештеглары, шулай ук әсәрнең исеме һәм авторы хештеглары белән урнаштырырга кирәк иде. Татар телендә китаплар уку буенча онлайн-марафонда актив катнашып, әлеге шартларны үтәп җиңүче дипломнары белән бүләкләндек.