"Ил тарихының кара битләре"
30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан авыл китапханәсендә "Ил тарихының кара битләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Репрессия корбаны булган татар язучылары Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим, Ибраһим Салахов, Хәсән Туфан, Кәрим Тинчурин турында тирән эчтәлекле мәгълүмат алдык, бу елларның фаҗигасен белдек.