"Әтиле булу - терәк"
Ил терәге - ир егетләр булса,гаилә терәге- әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. Китапханәдә "Әтиле булу - терәк" тематик сәгате узды. Укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, анда әтиләр, гаилә һәм өй уңайлылыгы турында әдәби әсәрләр һәм шигырьләр тәкъдим ителде һәм укылды. Бәйрәмнең тарихы, әти-әниләреңә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүнең мөһимлеге турында аңлатылды