Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Нурлы булсын күңел көзләрегез"

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Нурлы булсын күңел көзләрегез" дигән аралашу сәгате үтте. Көндәлек мәшәкатьләр артында мондый күңелле аралашу һәрвакытта да килеп чыкмый. Ә бу көнне өлкәннәр үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның күңелле мизгелләре турында сөйләделәр, аралаштылар. " Мин яшәгән дөнья"китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда сәламәт яшәү рәвеше, ризык әзерләү, кул эшләре буенча китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Яшьлек җырларын җырлап, мөнәҗәтләр укып мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алдылар.