Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Китапханәгә сәяхәт"

Авыл китапханәсендә авылыбыз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Китапханәгә сәяхәт" дип исемләнгән китапханә сәгате үтте. Укучылар китапханә сүзенең нәрсә аңлатуын, китапханәдә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар, китапларны урнаштыру тәртибен белделәр.Чара барышында укучылар китап күргәзмәләре, газета - журналлар белән таныштылар, китапка кагылышлы мәкаль-табышмаклар сорауларына җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар.