Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Татарстан дигән Ватаным бар"

30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Татарстан дигән Ватаным бар" дигән тематик сәгать үтте. Укучылар Казанның тарихи истәлекле урыннары, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында мәгълүмат алдылар. Әлеге тематика буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, сүздән яңа сүзләр таптылар, шигырьләр укыдылар. Шулай ук Татарстанның бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте гореф-гадәтләре турында китап күргәзмәсе белән таныштылар.