Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Кирәкми безгә сугыш"

1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел. "Кирәкми безгә сугыш" батырлык сәгате балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән үтте. Бу көнең тарихын белделәр. Э. Шәрифуллинаның "Минем бабай", Ә. Ерикәйнең "Безгә тынычлык кирәк" шигырьләрен кычкырып укыдык. Соңыннан яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.