Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Россия- минем Ватаным”

12 июнь көнне – Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы  вакыйга уңаеннан авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Россия- минем Ватаным” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә ил тарихы, илебез һәм дәүләтчелек турында материаллар, дәүләт символлары тәкьдим ителде.