"Великое слово поэта"
6 июньдә – рус әдәби теленә нигез салган бөек шагыйрь А.С.Пушкин туган көнне - күп милләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм, Россия Федерациясе халыкларының гомуми байлыгы, халыкара аралашу чарасы буларак, рус телен саклау һәм үстерү максатыннан РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнде.Бу ике вакыйганың бер көндә билгеләп үтелүе очраклы түгел. Нәкъ менә Александр Сергеевич Пушкинның шигъри теле инде менә ике йөз елдан артык рус әдәби теленең классик нормасы булып санала. Аның иҗаты Россиядәге барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә гаять зур йогынты ясады. "Великое слово поэта"- видеоролик