Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Сөйгән халкым өчен"

Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел. Аның Ватанга мәхәббәт һәм җиңүгә ышаныч белән сугарылган иҗаты татар әдәбияты тарихында онытылмас эз калдыра. Көшкәтбаш авыл китапханәсендә Нур Баянның тормышына һәм иҗатына багышланган "Сөйгән халкым өчен" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. 1944 елда подполковник дәрәҗәсендә һәлак булган шагыйрьнең фаҗигале язмышы, аның татар шигърияте үсешенә керткән өлеше, батырлык, ныклык һәм туган якка мәхәббәтне данлаучы әсәрләре турында мәгълүмат бирелде.
Кая гына аяк бассам да,
Тик бер генә пуля атсам да:
Сөйгән халкым өчен барысы да,
Туры улың, халкым, мин сиңа (Н. Баян)
“Совет әдәбияты” журналы. 1947 ел. 4 сан.