"Гаилә белән укыйбыз"
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме.Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен саклаучы булган һәм булып кала.
Авыл китапханәсендә "Гаилә белән укыйбыз" күргәзмәсе эшли.Гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде.
Гаилә белән бергәләп уку - аралашуның иң яхшы төре. Ата-аналар балалар белән бергә укыганда, бу аларны якынайта, шулай ук балага укылганның эчтәлеген яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.