"Батырлар даны мәңгелек"
Көшкәтбаш авылында һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантаналы "Батырлар даны мәңгелек" митингы узды. Бу көнне мәйданга Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтү һәм азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу өчен күпләр килде. Җиңү өчен гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.