Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Сад Памяти" халыкара акциясе

Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган"Сад Памяти" халыкара акциясендә катнаштык, аның максаты: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агач утырту, экологик мохит булдыру. "Сад Памяти" - буыннар бәйләнеше, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыклары турында искә төшерү. Һәм һәр яңа үсенте - киләчәккә бер адым, ул баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелә.