Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Читаем детям о Великой Отечественной войне" патриотик акция

Самара өлкә балалар китапханәсе үткәргән XVI нчы Халыкара "Читаем детям о Великой Отечественной войне" патриотик акциясенә Көшкәтбаш авыл китапханәсе кушылды.Әлеге акция кысаларында "Җиңү көне" дигән патриотик сәгать үтте, җиңү көне турында мәгълүмат бирелде һәм георгиев тасмалары белән танышып, ни өчен такканнарын, әһәмияте аңлатылды.Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштык һәм Р. Вәлиеваның "9 май бүген..." шигырен китапханәче кычкырып укыды.