«Окна Победы» Бөтенроссия акциясе
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Окна Победы» Бөтенроссия акциясенә Көшкәтбаш авыл китапханәсе кушылды. 9 май- хәтер көне, гаять зур тырышлык һәм корбаннар бәрабәренә килгән Җиңү көне. Әлеге акциясендә катнашып илебезгә тынычлык китергән, яу кырында ятып калганнарны хөрмәтлибез. Китапханә тәрәзәләрен Җиңү символлары:георгий тасмалары, чәчәкләр, мәңгелек ут, плакатлар, күгәрченнәр белән бизәдек. Бу Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәтебезне белдерү, без аларның батырлыкларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, онытмыйбыз.