"Библионочь-2025"
Бөтенрәсәй "Библионочь-2025" акциясенә кушылдык. Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге акциянең темасы "Свои герои". Җиңү көне илебездә яшәүче һәркем өчен кадерле. Авыл китапханәсендә «Хәтерлибез һәм горурланабыз»тематик сәгать үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәре, фронтта һәлак булган якташларыбыз, мөһим вакыйгалар һәм операцияләр турында белделәр. "Татарстан Республикасы тыл геройлары" китабыннан авылыбызның тыл геройларын барладылар.Махсус хәрби операциядәге авылдашлар, райондашлар турында мәгълүмат бирелде һәм «Безнең якташлар -МХО геройлары» презентациясен карадык.