"Яңа китап - яңа дус"
"Яңа китап - яңа дус" китап күргәзмәсенә күзәтү."Татарстан Республикасы тыл геройлары" китабы - һәр авыл, район һәм шәһәр, тулаем алганда – Татарстан Республикасы тарихының бер кисәге. Фашист Германиясен җиңүне фидакарь хезмәте белән тәэмин иткән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен кирәк бу китап. Китап 2 томнан тора. Беренче томга Балтач районының 6838, икенче томга 6971 тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат тупланган.