Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Атылган йолдыз юлында..."

Китапханәдә Г. Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган "Атылган йолдыз юлында..." дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.