Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Күктә ниләр булмас дисең..."

.12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бу уңайдан, Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Күктә ниләр булмас дисең..." дигән мәгълүмат сәгате үтте. Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән.Кешеләрнең күк серләрен өйрәнәсе килгән. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Укучыларга космонавтика тарихы,аңа нигез салучылар турында мәгълүмат бирелде. Космос, космонавтлар турында викторина сорауларына җаваплар таптык.