"Батырлыкта- матурлык"
Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашыбыз Алмаз Төхфәтуллин белән "Батырлыкта- матурлык" дигән очрашу бик җылы шартларда үтте . Мондый очрашу үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар, чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, аннан үрнәк алып, батырлык, Туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны үзләрендә ныгытып үсә.
Очрашуда катнашучылар кунакка бик күп сораулар бирделәр, медальләре белән кызыксындылар.Чара җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.Әлеге чара тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия .