"Мин татарча сөйләшәм"
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. Китапханәдә "Мин татарча сөйләшәм" дигән викторина үтте. Укучылар татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында белделәр. Чарада “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, табышмакларга җаваплар тыңланды, шигырьләр укылды.