Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Китап битләре буйлап сәяхәт"

Күренекле татар галиме, этнографы, язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри телебез турында кайгырта. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкара: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итә. Китапханәдә  "Китап битләре буйлап сәяхәт"(Путешествие по страницам ) әдәби уен үтте.Укучылар Каюм Насыйриның биографиясе, аның татар теле һәм әдәбияты үсешенә, мәгърифәтчелек эшчәнлегенә керткән өлеше турында белделәр, шулай ук "Тәрбия турында" китабындагы үгет-нәсихәтләре белән таныштылар, табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне тулыландырдылар, дәвам иттеләр.Әдип күптән вафат булса да, аның үлемсез әсәрләре яши. Без шул әсәрләрне укып үзебезгә рухи көч алабыз, алар белән сокланабыз