"Әфганстан - төзәлми торган яра"
15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җирлегеннән чыгарылуына 36 ел тулу уңаеннан китапханәдә"Әфганстан -
төзәлми торган яра" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларга Әфган сугышы вакыйгалары һәм Совет солдатларының батырлыклары турында мәгълүмат бирелде."Воины интернационалисты Балтасинского района" дип аталган китаптан Әфганстанда хезмәт иткән райондашларыбыз, авылдашларыбыз турындагы материаллар белән таныштык Чараның төп максаты- 1979-1989 елларда барган сугышта катнашкан авылдашларны , аларның батырлыкларын искә алу. Әфганстан илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите...