Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Ерагайган саен якыная Насыйриның олуг кыйммәте"

Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан "Ерагайган саен якыная Насыйриның  олуг  кыйммәте" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Күргәзмәдә  Каюм Насыйриның 2, 3 том сайланма әсәрләре, "Әбүгалисина"  китабы һәм башкалар  урын алды. "Мәгариф" журналында басылып чыккан Каюм Насыйри музее белән таныштылар, Каюм Насыйриның табышмакларына җаваплар бирделәр.