Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Нам есть чем гордиться” республика акциясе

5 нче февраль көнне “Нам есть чем гордиться”  Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган  акциягә кушылдык. Әлеге акция Ватанны саклаучылар елы һәм Кычкырып уку көне уңаеннан оештырылып, танылган татар әдипләре иҗатыннан әсәрләр укуны максат итеп куйган иде. Көшкәтбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфы укучысы Зәлия Төхфәтуллина “Нам есть чем гордиться” республика акциясе кысаларында Муса Җәлилнең “Батыр егет турында“ шигырен  кычкырып укыды.