Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Сугыш кайтавазы"

2 февраль Сталинград сугышы истәлегенә багышлап , Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләрдә җиңүенә 82 ел булды. 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана.Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан китапханәдә "Сугыш кайтавазы" дигән батырлык дәресе узды.Укучылар тарихи моментлар, Сталинград янындагы авыр сугыш булганын, истәлекле урын Мамай курганы турында белделәр.Резеда Вәлиеваның " Үлмәс җыр турында балладасын ", Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен кычкырып укыдык.Чара "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында үтте