«Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта»
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итә.