Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Холокост - безнең тарих"

Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була. Китапханәдә "Холокост - безнең тарих" дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында Освенцим, Бухенвальд лагерьларында булган коточкыч вакыйгалар турында белделәр. Холокост тарихы белән таныштылар.