«Гыйлем мәгарәсе- буыннар мирасы»
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы бар.1991 ел китапханә тарихына иң истәлекле ел буларак кереп калды – ул Милли китапханә статусына ия булды. Милли китапханәнең 160 еллык юбилее уңаеннан китапханәдә «Гыйлем мәгарәсе- буыннар мирасы» -дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.Милли китапханә нинди булырга тиеш? «Милли китапханә» башка илләрдә, нигездә, дәүләт китапханәсе дигәнне аңлата. Безнең Милли китапханәбез республикадагы һәммә халыкның һәм бөтен татар халкының баш китапханәсе булырга тиеш(Рәзил Вәлиев)