«Яңа ел бизәкләре»
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Көшкәтбаш авыл китапханәсендә «Яңа ел бизәкләре» әдәби сәгате үтте. Кыш бабай,Кар кызы, Яңа ел турында шигырьләр укыдык. Яңа ел әкиятләре буенча викторинада катнаштылар, сүзләрдән яңа сүзлзр таптылар,табышмаклар чиштеләр.