"Китап - тылсымлы дөнья"
Яңа ел – иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм. Аның белән бергә безгә бәхет, яңа өметләр, шатлык-куанычлы кәеф килә. Китапханәдә "Китап - тылсымлы дөнья" күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә бәйрәм кәефе тудырырга, Яңа елны күңелле каршы алырга, кышкы каникулларны онытылмаслык итәргә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. Болар-Кыш Бабай, Кар кызы, яңа елның хуҗасы Елан, кышкы табигать һәм кешеләр турында күңелле шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар. Китапханәгә килегез һәм уку тылсымына кушылыгыз, яңа елны китаплар белән башлыйк!