Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Көчлелегең белән горурланма, кешелеген белән горурлан"

 Декабрь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә. Китапханәдә , инвалид язучыларның китапларыннан “Көчлелегең белән горурланма, кешелеген белән горурлан" дигән күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә  талантлы  язучылар: Ч. Габделганиева, Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Р. Шәрипов китаплары урын алды. Шулай ук Н. А.  Островскийның "Корыч ничек чыныкты", Б. Полевойның  "Чын кеше турында повесте", Лихановның "Кояш балкышы"әсәрләре белән танышып була.Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.