"Минем яраткан туган авылым"
Китапханәдә "Минем яраткан,авылым"дигән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате үтте. Укучылар авылның тарихи үткәне, "шалкан" атамасының килеп чыгышы турында белделәр. Туган як тарихын белү безгә рухи көч һәм таяныч бирә. Китапханәдә тупланган альбомнардан һәм папкалардан укучылар кече Ватаныбызның үткәне һәм бүгенгесе турында белделәр. Туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, "Туган як-мәңгелек моңым"китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар, альбомнар белән таныштылар. Укучылар җирле авторларның шигырьләре белән таныштылар,якташ шагыйрьләр Лилия Гарифуллина, Зөһрә Рамазанова, Гөлназ Әхмәдиеваның шигырьләрен укыдылар.