“Без бердәм булганда көчле”
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. “Без бердәм булганда көчле” дигән темага мәгълүмат сәгате үтте. Бу көннең барлыкка килү тарихын белдек. Төрле халыкларның киемнәре, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштык.