“Ил тарихының кара битләре”
30 октябрь - илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең авылдашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелгән. Китапханәдә сәяси репрессия корбаннарының “Хәтер китабы” белән танышып, авылдашларыбызның исемнәрен барладык. "Хәтер китабында" репрессиягә дучар булган 50 меңнән артык якташыбыз турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин. Татар әдипләре Гаяз Исхакый, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Кәрим, Х.Туфан, И.Салахов, С.Рафыйков - шәхес культы корбаннары. “Ил тарихының кара битләре” исемле күргәзмә эшләнде. Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.