Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Дөньяда әтидән дә яхшырак кеше юк! "

Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, 2021 елдан рәсми статус алган бәйрәм. Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 20 октябрьгә туры килә. Көшкәтбаш авыл китапханәсе «Дөньяда әтидән дә яхшырак кеше юк! " дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихын, Әтиләр көнен бәйрәм итү кайчан һәм кайдан башлануын, бүген аны нинди илләрдә һәм ничек билгеләп үтүләрен сөйләде. Балалар әтиләре һәм гаилә турында шигырьләр укыды.