Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Безгә тынычлык кирәк"

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә, аны тынычлыкны яклап уйлап тапканнар һәм ул беренче тапкыр 1982 елның сентябрендә үткәрелгән. Дөньяның иң танылган символларының берсе - күгәрчен. Бу символ Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән кәгазьдән тынычлык күгәрчене ясап кистек, шигырьләр укыдык. "Безгә тынычлык кирәк"дигән осталык сәгате үткәрелде.