"Яшел елан элмәге".
Беркем дә эчүче булып тумый, ләкин адәм баласы уйламаганда эчүчегә әйләнә дә куя. Хәмер югары белемгә дә, матурга да, сау- сәламәткә дә, бай-ярлыга да карамый, теләсә кемне үз җәтмәсенә бөтереп алырга мөмкин. Ә аннан ычкынулары.... Эчкән ата- ана үзе генә түгел, ул гаиләдә үскән балалар да рәхәт күрми. Китапханәдә "Яшел елан элмәге" күргәзмәсе эшли.Күргәзмәдә алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы турындагы китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителде.Шулай ук дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча китаплар белән танышырга мөмкин.