"Әби белән укыйбыз"
"Әби белән укыйбыз"
Бала барлык яхшылыкларны: өйдәге ямьлелекне, тәмле ризыкны, бишек җырын һәм кичке әкият укуны әби белән бәйли. Балалар һәм әбиләр гаилә белән уку традицияләре белән уртаклаштылар, иң яратканнары— төнгә китап укуны искә төшерделәр. Әбиләре белән китапханәгә килгән балалар матур әдәбият, гаилә укулары өчен булган китаплар белән таныштылар. Балалар үзләре яраткан әкият-шигырьләрен искә төшерделәр. Әбиләре белән бергәләп уку өчен китапларны да бергәләп сайладылар. Әби белән бергә китап уку балаларда китап укуга омтылышны һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә.