«Дөнья ямьле әни белән»
26 ноябрь көнне «Дөнья ямьле әни белән» дип исемләнгән шигырь сәгате үтте Укучылар әниләр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Әни-ул кечкенә кеше әйткән иң беренче сүз. Әни-безне даими кайгыртучы һәм саклый торган, яхшылык һәм зирәклек өйрәтә торган иң якын кеше. Әни образы шагыйрьләр шигъриятендә зур роль уйный. Айсылу Имамиеваның, Клара Булатованың, Илүсә Нәбиуллинаның, Гөлзада Әхтәмованың әниләр турында язган шигырьләрен укыдык. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.