Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Күңелләрдә калган яра...”

30нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Бу көн илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең авылдашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелгән. Китапханәдә "Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабының" 24 нче томында Балтач районы буенча белешмәләр бар. Аларда гаилә башлыгының фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; туган урыны; репрессияләнү вакытында яшәү урыны; милләте; шөгыле; гаиләсе: гаилә әгъзаларының исемнәре һәм туган еллары; гаепләү органы; репрессияләү вакыты; репрессиянең төре; реабилитацияләү вакыты күрсәтелгән. Китапта ике авылдашыбыз турында мәгълүмат бар.. Китапханәдә
“Күңелләрдә калган яра...” исемле китап күргәзмәсе төзелде, шул давыллы елларны яктырткан Ф.Бәйрәмованың “Моң”, Р. Кәрәминың “Каргышлы этаплар”, Р.Вәлиевның ”Фаҗига”, А.Гыйләҗовның “Йәгез, бер дога”, Г.Тавлиннын “Афәт”, И.Салаховның“Колыма хикәяләре”, Р.Шәйдуллина-Муратның "Карт шомырт хәтирәсе" китаплары әлеге фаҗигане ачык чагылдыра.