Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Ага чишмә челтер- челтер"

Чишмә- кадерле урын, шуңа күрә кеше аны матурлаган, бизәгән, чигүле сөлгеләр элгәннәр. Чишмәгә юл бервакытта да суынмаган."Ага чишмә челтер- челтер"- экологик сәгать.
Чишмәләрнең чисталыгын сакларга кирәк. Чишмәләр кибә, ярлары җимерелә, чишмә башлары томалана.Терлек көтүләре чишмәләр өстеннән йөри. Елга буйларында бәреп чыккан чишмәләрнең күбесе тапталып, изелеп юкка чыга, сулары җир астына кача. Шуңа күрә аларның тирә-юньнәрендә рәшәткәләр кирәк. Тирә-ягына агачлар утыртылырга тиеш. Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр!