"Илебез тыныч булсын"
Авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Илебез тыныч булсын" дигән мәгълүмат сәгате узды.
Укучылар теракт куркынычы килеп чыкканда һәм билгесез предметларга тап булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәдә терроризм темасын чагылдырган «Без - террорга каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә китаплар, мәгълүмати брошюралар һәм журналларда басылып чыккан мәкаләләр урын алды.