Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән җылы очрашу булды.

16 июньдә Балтач үзәк китапханәсендә язучы, әдәбият белгече, редактор, җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән җылы очрашу булды.
Ринат Мөхәммәдиев – танылган татар язучысы, 70ләп китап авторы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире», Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан). Ул Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, бүгенге көндә Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара.