Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

" Ватан. Тарих"

12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.
Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Россия  хезмәт сөючән, сәләтле, туган җиренә файда китерергә омтылган кешеләре белән көчле. Китапханәдә
" Ватан. Тарих" күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Россия тарихы, рус халкының гореф-гадәтләре, дәүләт символикасы, күренекле шәхесләр турында китаплар тәкъдим ителде һәм алар белән таныштык.