“Әкият ялган, ләкин хак” - әдәби викторина
Китапханәдә “Әкият ялган, ләкин хак” - әдәби викторинасы узды. Әлеге викторинада укучылар үзләренең төрле әкиятләрне һәм әкият геройларын белүләрен күрсәттеләр.Чараның максаты балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек сыйфатлар булдыру,төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту.