"Терроризм - үткәне һәм хәзергесе"
Бүгенге көннең төп әфәте булып терроризм тора.Илебездә булган терракт очраклары турында, Беслан шәһәрендәге һәм Казандагы 175 нче гимназия вакыйгаларын искә төшердек, куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген сөйләштек , толерантлык төшенчәсе турында да фикер алыштык.